+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 ноябрь 2021, 11:05

Прививка ясатты һәм бүләк отты!

Коронавирус белән авыручылар саны бер дә кимеми. Аннан саклануның бердәнбер юлы – вакциналану. Кырмыскалы авылында яшәүче мәгариф ветераны Людмила Вахитова да нәкъ шундый фикердә.

Прививка ясатты һәм бүләк отты!
Прививка ясатты һәм бүләк отты!
- Әлеге вакытта илдә эпидемиологик хәл бик катлаулы. Бу авыру күршеләремә һәм танышларыма да кагылды. Шуңа авырып киткәнне көтмәдем, прививка ясатырга булдым. Беренчедән, бу - минем гражданлык бурычым, икенчедән, табибларга авыр хезмәтләрен җиңеләйтү өчен дә кирәк, ә иң мөһиме - үзең авырып китмәү өчен. Барысына да прививка ясатырга киңәш итәм, - ди дүрт дистә ел гомерен укытучылык эшчәнлегенә багышлаган Людмила Сабирҗан кызы.

Әйткәндәй, Людмила Вахитова, прививка ясатып, бүләк тә отты әле! Шушы көннәрдә Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсендә “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” проекты чикләрендә “Сәламәт пәнҗешәмбе” акциясе үткәрелде. Анда прививка эшләткән 65 яшьтән өлкән кешеләргә “Сәламәтлек посылкасы” тапшырылды. Шулай ук акциядә катнашучылар арасында тонометр уйнатылды. Бу бүләккә Людмила Сабирҗан кызы ия булды.

Әйткәндәй, мондый акцияләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Коронавирустан саклану чарасын күрүчеләрнең бик кирәкле бу бүләкләргә ия булу мөмкинлеге бар.

Фото: Гөлчәчәк Әсәдуллина.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: