+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 ноябрь 2021, 18:20

Вакциналанмаганнар ковидны авыр үткәрә

Башкортстанда бүгенге көнгә коронавирус инфекциясенең барлыгы 95 мең 581 очрагы расланган. Тәүлек эчендә авыручылар саны 679 кешегә арткан.

Вакциналанмаганнар ковидны авыр үткәрә
Вакциналанмаганнар ковидны авыр үткәрә

Стационарда 799 кеше ята, шуларның 493е - 60 яшьтән өлкән кешеләр. Барлыгы 97 кеше авыр хәлдә. Интенсив терапия һәм реанимация бүлегендә - 8 кеше.

7211 кеше амбулатор рәвештә дәвалана. Шуларның 5974е – 60 яшьтән өлкәннәр. Барлыгы – 84527, соңгы тәүлектә 678 кеше савыккан.

Үлүчеләр саны 3044 кеше тәшкил итә, шуның 2689ы - 60 яшьтән өлкән кешеләр. Тәүлек эчендә 33 кеше шушы зәһәр чирдән вафат булган.

Соңгы тәүлектә 131 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 173 кеше аннан дәваланган.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау планы 2 484 667 кеше тәшкил итә. Барлыгы бүгенгә республикада унсигез яшьтән өлкән 3 105 836 кеше исәпләнә.

Бүгенге көндә төбәккә яңа коронавирус инфекциясе йогышын профилактикалау өчен 2 287 558 доза вакцина кайтартылган.

Беренче компонент белән 1 807 911 кеше вакциналанган. Вакциналауны тулысынча төгәлләнгән кешеләр саны 1 508 675 тәшкил итә.

Соңгы тәүлек эчендә 12 887 кеше вакцина ясаткан (шуларның 5754е - беренче, 7133е - икенче компонент белән).

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакциналау актив бара, аларның уңайлылыгы өчен республиканың күп кенә районнарында махсус прививка пунктлары ачылды. 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны 890 387 кеше тәшкил итә. Шуларның 455 110ы - беренче, 376 654е икенче компонент белән вакциналанган.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: