Әле республика дәваханәләрендә 778 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 479 пациент 60 яшьне узган.
89 кешенең хәле авыр, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 211 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 951 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 668 кеше коронавирусны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 85 195.
COVID-19 тагын 29 якташыбызның гомерен алып киткән. Республикада бу инфекция корбаннары саны 3 073кә җитте. Алар арасында 60 яшьне узучылар - 2 714 кеше.
Бер тәүлектә 137 кешегә пневмония диагнозы куелган. 159 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча Covid-19дан республикада 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 287 558 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 812 165 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 72,9проценты). 1 513 967 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (60,9 проценты).
Бер тәүлектә 9 546 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 4 254, икенче компонент белән - 5 292).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 465 305е беренче компонент белән вакциналданган, икенче компонентны 377 784 кеше алган.
Фото: saratov.bezformata.com