Бу тикшерүләр медицина-санитар ярдәм оештыруны камилләштерү һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклауга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авыруларның таралуын кисәтүгә юнәлтелгән профилактик чаралар оештыру максатында үткәрелә.
Өлкән халыкны түләүсез диспансерлау авыр чирләрне кисәтүнең һәм сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияне арттыруның көчле юнәлеше булып тора. Диспансерлау инвалидлыкның һәм халыкның вакытыннан алда үлеменең төп сәбәбе булган хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау максатыннан үткәрелә.
Ул 18-39 яшьлек гражданнар өчен - 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәннәр өчен ел саен үткәрелә.
Гражданнар беренчел медицина-санитар ярдәм ала торган медицина оешмасында профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлау уза. Диспансерлау түләүсез, мотлак медицина страховкалавы чараларына башкарыла.
Хезмәткәр 3 елга бер тапкыр бер көнгә эштән азат ителергә, ә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр ел саен диспансерлау үтү өчен 2 эш көнен җәлеп итәргә хокуклы.
Профилактик медицина тикшерүен һәм өлкән халыкны диспансерлауны уздыруда республиканың 83 медицина оешмасы катнаша.