+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 ноябрь 2021, 17:05

Вакциналанучылар бүләкләр алды

Биредә халыкны коронавируска каршы прививка ясатуга җәлеп итү максатында төрле чаралар кулланыла.

Вакциналанучылар бүләкләр алды
Вакциналанучылар бүләкләр алды

Былышлы авыл хакимияте башлыгы Радик Габидуллин - төбәк халкы белән эшләүдә бай тәҗрибә туплаган җитәкче. Колхозда партком секретаре, аннары хуҗалык җитәкчесе вазыйфаларында чагында да ул халык белән уртак тел табып эшләде. Шуңа да авылдашларын коронавируска каршы көрәшкә туплауда да сынатмый.
Әйтергә кирәк, төбәк халкы коронавирусны вакциналану юлы белән генә җиңәчәкне яхшы аңлап, бу игелекле гамәлгә дәррәү кушылды. Прививка ясатучылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп кенә. Шушы көннәрдә аларның зур төркеменә “Бердәм Русия” партиясенең бүләкләре тапшырылды.
- Болар – авылыбызның иң ихтирамлы кешеләре, - ди Радик Тәлгать улы. - Элекке хезмәт алдынгылары җәмәгать эшчәнлегендә дә актив катнаша, прививка ясатуда да үрнәк күрсәтә.
“Сәламәтлек бүләкләре”нең иң саллысы исә Хәтимә Мәүлетова өлешенә туры килде - ул тонометр белән бүләкләнде.

Фото “Благовар хәбәрләре” гәзите сайтыннан.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: