-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 ноябрь 2021, 18:40

3 096 якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 96 937гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 680 якташыбызда инфекция ачыкланды.

3 096 якташыбыз ковид корбаны булды...
3 096 якташыбыз ковид корбаны булды...

Әле республика дәваханәләрендә 723 кеше дәвалана, алар арасында 442 пациент 60 яшьне узган. 83 кеше авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 257 авыру амбулатор дәвалана, алар арасында 5 958 пациент 60 яшьтән өлкән. Тәүлек эчендә 666 кеше инфекцияне җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 85 861.

Бер тәүлектә янә 23 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы ресубликада ковидтан 3 096 кеше вафат булды. Аларның 2 736сы 60 яшьне үткән булган.

План буенча Башкортстанда Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Республикага Covid-19дан 2 330 558 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 832 331 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 73,8 проценты). 1 530 832 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (61,6 проценты).

Бер тәүлектә 37 031 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 20 166, 2нче компонент белән 16 865 кеше).

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны 890 387 тәшкил итә. Аларның 460 257се 1нче компонент белән привика ясаткан. Ике компонентны да 381 837 өлкән кеше алган.

Фото: ru.publika.md

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: