+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2021, 11:12

Туйга барып харап була яздым

Анда йоктырган коронавирусны җиңү авыр булды...

Туйга барып харап була яздым
Туйга барып харап була яздым

Бөтен дөньяда вирус таралган заманда чит илләргә ял итәргә бару, табын җыюлар урысларның "пир во время чумы" әйтеменә туры килсә дә, күпләр моңа җитди карамый. Без дә туйга барудан баш тартмадык, "Бөтен дөньяда чирлиләр, ә безне Ходай саклар", - дип, юлга чыктык. Шулай бит ул - чир кайдадыр еракта йөри, сиңа беркайчан да килеп җитмәячәк кебек тоела.

Туй матур инде! Сагынышкан туганнар очраша, җыр, бию, тәмле сыйлар...

Икенче көнне туй кунакларын ашка алырга теләүчеләр барлыгы ачыкланды. Әмма аларның берсе "аяксыз" калган, йөри алмый икән. "Шәп биегән!" - дип көлештек тә, башка йортка киттек кунакка. Шул көнне үк юлга чыктык, исән-сау кайтып җиттек тә, икенче көнне аяксыз калган кодачада ковид булу турында хәбәр ишеттек. Тизрәк температура үлчәү, анализ тапшыру эшләре башланды. Тик соң иде инде - бер-бер артлы чирли башладык. Нәтиҗәдә, кунакларның 12се вирус йоктырган булып чыкты.

...Поликлиниканың "кызыл зонасы"ндагы чират урамнан башлана, инде кирәкле ишекне ачып керсәң, анда сырхаулардан арып, тәмам гаҗиз булган медиклар каршы ала. Больничный биреп, өйгә катарып җибәрделәр. Анда самолет белән кайтып булмый - такси, яисә автобуска утырасы. Анда битлек киючеләрнең күбесе ковидлы кебек тоелды миңа. Тагын бер барырга туры килде поликлиникага - үпкәләр ялкынсынган инде.

Төгәл дүрт сәгать ярым чиратта утырып, янә керәм табибка, ул компьютер томографиясенә җибәрә. Аннан килгәч, "ашыгыч ярдәм" чакыра. Анысы төгәл биш сәгатьтән, поликлиника ишекләре ябылгач килә. Ярты төндә дәваханәнең тимер койкасына барып егылганда, моннан кире чыгуга өмет шактый кимегән иде инде.

Дәвалауны әйтеп тормыйм, бөтен җирдә дә бер, сырхауларның күбесендә прививка юк. Шунысын әйтмичә булмый - ул дәваханәдә авырулар, каталкадагы "кара капчык"лар бер юлдан йөри. Кичә генә сөйләшеп утырган күршеңне шул капчыкка салып алып китәләр... Кыскасы, бик куркыныч!

Туйга барып чирләп кайтучылардан икебез гүр иясе булды...

Кемдер мәҗлес җыя, чит илгә барырга, зур кибетләрдә йөрергә җыенамы? Акылыгызга килегез, безнең кебек булмагыз!

Фото: severnyiraion.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: