— Без төбәкнең социаль өлкә учреждениеләре автопаркларын даими рәвештә яңартуның күркәм традициясен дәвам итәбез. Бу - шәһәр җәмәгать транспорты, мәктәп автобуслары, махсус медицина машиналары һәм башка техника, — диде Радий Хәбиров. — Без бүген тапшыра торган ашыгыч ярдәм автомобильләре — Ульяновск автозаводының внедорожниклары, шуңа күрә аларны, нигездә, авыл районнарына җибәрәбез. Алар урындагы халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә яхшы ярдәм булыр дип ышанам.
Ун машинадан торган партияне федераль бюджет акчасына сатып алганнар. Алар иң катлаулы юл шартларында эшләүгә исәпләнгән. "УАЗ"лар хезмәт күрсәтүдә талымсыз, чыдам һәм дөрес карау булганда күп еллар хезмәт итәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм авыруларны ашыгыч транспортлау өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән автомобильләрне карап чыкты. Салоннарда дефибриляторлар, электрокардиографлар, портатив пульсоксиметрлар, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары, кандагы глюкоза концентрациясенең экспресс-үлчәгечләре урнаштырылган.
Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә бу матур вакыйга турында пост та урнаштырган.
“Ашыгыч ярдәм машиналары автопаркын акрынлап һәм планлы нигездә яңартабыз, - дип язган ул. - Бүген безнең медиклар өчен бик кирәкле тагын яңа ун автомобиль республиканың шәһәр һәм районнарына юл алды. Яңа "УАЗ"ларны Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Сибай, Бөре шәһәрләре, шулай ук Дәүләкән, Белорет, Дуван, Нуриман, Благовещен районнары дәваханәләре алды.
Барлык медикларга, машина йөртүчеләргә, хезмәт күрсәтүче персоналга хезмәтләре, вазыйфаларына намуслы караулары, Һөнәргә тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Безнең өчен иң мөһиме — кешеләрнең сәламәтлеген саклау. Киләчәктә дә сезнең эшегез өчен лаеклы шартлар тудырачакбыз, кирәкле җиһазлар һәм транспорт белән тәэмин итәчәкбез”.