+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2021, 14:10

Көндезге стационарга лицензия алучылар арткан

Узган елдагы белән чагыштырганда, быел республикада көндезге стационарга лицензия алган шәхси медицина оешмалары санының 40 процентка артуы күзәтелә.  

Көндезге стационарга лицензия алучылар арткан
Көндезге стационарга лицензия алучылар арткан

Бирелгән лицензияләр саны 2020 елда 14тән быел 23кә кадәр арткан.

Бирелгән лицензияләрнең төп үсеше түбәндәге юнәлешләр буенча:
«Терапия» - 4тән 6га кадәр;
«Неврология» — 0дән (үткән елда бу эш һәм хезмәт күрсәтү төре буенча гаризалар булмаган) 4кә кадәр,
«Кардиология» - 1дән 3кә кадәр,
«Анестезиология һәм реаниматология» - 2дән 4кә кадәр.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова билгеләвенчә, соңгы вакытта медицина ярдәменең әлеге төрләре буенча лицензиатларның үсеше быел халыкның әлеге юнәлешләргә булган ихтыяҗлары арту белән бәйле.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53552

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: