Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2021, 15:20

Ковид антирекордын кабатлады

18 ноябрьгә республикада янә 681 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. Шулай итеп, 12 ноябрьдә теркәлгән антирекорд тагын кабатланды.  

Ковид антирекордын кабатлады
Ковид антирекордын кабатлады

Пандемия башыннан инфекция барлыгы 98 296 кешедә теркәлде. 87 212 пациент савыкты. Аларның 674е авыруны соңгы тәүлектә җиңде.

Тәүлек эчендә инфекциядән 33 кешенең гомере өзелде. Барлыгы ковид корбаннары саны 3161гә җитте.

Әле республика дәваханәләрендә 748 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 465 пациент 60 яшьтән өлкән.
117 кешенең хәле авыр, 13 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 175 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 692 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 131 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 186 кеше аннан савыккан.

Республикада коронавирустан беренче компонент белән 1 851 952 кеше вакциналанган, 1 565 327 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: habarovsk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в