+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2021, 17:25

Вакцинасыз чирне җиңеп булмый!

Чирне җиңәр өчен прививка ясату кирәк.  

Вакцинасыз чирне җиңеп булмый!
Вакцинасыз чирне җиңеп булмый!

Дуслар, бу чир тәмам ялкыта башлады, шулай бит? Һәрбер ният шуңа барып төртелә һәм тормышка ашмый кала - бассейнга барырга да, берәр концерт карап кайтырга да, хәтта кибетләргә керер өчен дә QR-код сорыйлар.
Бу тыюлар һәм чикләүләр бик күп, без моны аңлап торабыз, чөнки шунсыз булмый да, чирнең киң таралуына ничек тә булса киртә куярга кирәк.

Мин үзем шифаханәдә эшлим, савыгырга килүчеләрнең һәрберсе прививкалы булырга тиеш. Чөнки бу кешеләрнең сәламәтлегенә, еш кына гомеренә тәэсир итә. Элек телевизордан гына үлүчеләрнең санын күзәтеп барсак, хәзер үзебезнең танышлар арасында да, авылларда да әлеге чирдән якты дөньядан китүчеләр күп. Чир хәтта яшьләрнең дә гомерен кызганмый.

Кешелек тарихында төрле пандемиялар моңарчы да булган. Без бит тугач та балаларга кайбер чирләрдән прививка ясатабыз. Ковидны да шул юл белән генә җиңеп буладыр, дип уйлыйм.

Әлфинә Әминева.

Фото: Гөлнара Гыйлемханова.

 

Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: