Башкортстан белән идарә итү үзәгендәге туры эфирда әлеге яңалыклар турында республика Күпфункцияле үзәге вәкилләре сөйләде.
«Без бастырган сертификатта вакциналау вакыты һәм препаратның исеме күрсәтелми. Бары тик QR-код, шәхси мәгълүматлар һәм сертификат бирелү датасы. Граждан өчен иң мөһиме - документның сул як почмагында урнашкан QR-код. Үзәктәге сертификат мөһерләр белән таныкланмый һәм бердәнбер нөсхәдә бирелә. Шуңа күрә әгәр яшәүченең сертификатны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгару мөмкинлеге бар икән, үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук, әгәр дә электрон хезмәтләрдән ышанычлы файдаланучы булса, сертификатны бастырып чыгарырга кирәкми, җәмәгать урыннарына керү өчен мобиль җайланмада QR-кодны күрсәтү дә җитә», - дип аңлатты кадрлар әзерләү буенча әйдәп баручы инженер Светлана Батюкина.
Бу хезмәт һәркем өчен күрсәтелә, шул исәптән чит ил кешеләренә, аларда илдә яшәргә рөхсәт булса. Кабул итүгә алдан язылып куярга кирәкми.
"Үзәктә сертификатны ике ысул белән бастырып чыгарырга мөмкин. Әгәр дә Сез "Дәүләт хезмәтләренә” керү өчен пароль белмәсәгез, оныттыгыз, югалттыгыз яки язмагыз юк икән, сертификат гариза бирүчеләрне кабул итү тәртибендә бастырылачак. Парольне дә, дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинеттан логинны да белсәгез, бу хезмәттән мөстәкыйль файдаланырга һәм гомум файдалану тәрәзәсендә сертификат бастырырга мөмкин. Үзәк хезмәткәрләре ярдәм күрсәтәчәк», - дип ассызыклады укыту бүлеге җитәкчесе урынбасары Александра Порошина.
Кәгазь сертификатлар бастыруга бәйле яңалык беркайчан да булмаганча кирәк, чөнки республикада яшәүчеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең Интернет-ресурслардан файдалану мөмкинлеге юк. Моны статистика да күрсәтте. Яңа кагыйдәләр гамәлдә булган өч көн эчендә республиканың күпфункцияле үзәкләренә сертификатны бастырырга теләүчеләрдән 3279 мөрәҗәгать килгән. 1836 гариза бирүче — 60 яшьтән өлкәнрәк.
Әгәр хезмәтне рәсмиләштергәндә вакциналану турында сертификат яки COVID-19 авыруы турында мәгълүмат булмаса, сертификатны бастырып чыгарып булмый. Бу очракта гражданга вакцина ясалган медицина оешмасына яки "Дәүләт хезмәте” сайтында мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: primamedia.ru