+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 ноябрь 2021, 16:45

Корбаннар саны 3 189га җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 98 973кә җитте. Тәүлек эчендә инфекция янә 677 кешедә ачыкланды.

Корбаннар саны 3 189га җитте...
Корбаннар саны 3 189га җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 719 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 468 пациент 60 яшьтән өлкән.
121 кешенең хәле авыр, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 174 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 681 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 679 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 87 891.
Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 28 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 3 189га җитте. Аларның 2 825е 60 яшьне үткән булган.
124 кешегә пневмония диагнозы куелган. 133 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 365 388 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 866 367 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 75,1 проценты).
1 584 079 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 63,8 проценты).
Бер тәүлектә 33 167 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 14 415, 2 компонент белән - 18 752).
Республикада 60 яшьне узганнар саны — 890 387. Аларның 472 326сы беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 396 150 кеше алган.

Фото: Twitter›info_samolet

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: