+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 ноябрь 2021, 11:50

“QR-кодлар кертү локдаунга караганда рәхимлерәк чара”

Башкортстан медиклары Русия Хөкүмәте әзерләгән һәм Дәүләт думасына керткән QR-кодлардан мәҗбүри файдалану турындагы закон проектына аңлатма бирде.Әгәр аны кабул итсәләр, бөтен ил буенча киңкүләм чараларга, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы оешмаларына һәм кибетләргә прививка турында QR-код, коронавирус кичерү турында документ яисә вакциналануга каршылыклар булу турында белешмә күрсәтеп кенә кереп булачак.1 февральгә кадәр тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе күрсәтергә мөмкин.  

“QR-кодлар кертү локдаунга караганда рәхимлерәк чара”
“QR-кодлар кертү локдаунга караганда рәхимлерәк чара”

Чикләүләр балалар һәм үсмерләргә, даруханәләргә, азык-төлек кибетләренә кагылмаячак. Шулай ук COVID-19га каршы вакциналану турында сертификат самолет һәм поездга билетлар сатып алганда кирәк булачак. Аерым алганда, шәһәрара һәм халыкара рейсларда прививка, кичерелгән авыру, документаль расланган медотвод турында мәҗбүри QR-кодлар кертү күздә тотыла. QR-кодларны тикшерү хөкүмәт билгеләгән датадан билетлар сатканда башкарылачак. Закон 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.
“QR-код — коронавирус белән көрәштә хәвефсезлек чараларының логик дәвамы”, — дип саный Рафаэль Яппаров, СПИД һәм йогышлы авырулар үзәгенең баш табибы.
«Вакциналанган һәм авырган кешеләр өчен QR-кодлар кертү һәм куллану нәкъ менә хәзер кирәк дип саныйм. Беренчедән, бу коронавирус таралуны чикләргә һәм вирусны кешедән кешегә тапшыру чылбырын тулысынча өзәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, бу чикләүләр халыкның вакциналану күрсәткече билгеле бер дәрәҗәгә җитмәгәндә (шактый югары, әмма оптималь) кертелмәде, бу икътисадны җимермәскә мөмкинлек бирәчәк. QR-кодлар шул исәптән авыру билгеләре булган пациентларның сүзенә ышанучы медицина хезмәткәрләренә дә дәвалау тактикасын билгеләү өчен кирәк», - ди ул.

QR-кодлар кертү локдаунга караганда рәхимлерәк чара, дип саный Дим ковид-госпиталенең шәфкать туташы Альбина Шәйхлисламова:

"QR-кодлар кирәк. Алар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда кулланыла, инфекция таралуны киметергә омтылырга кирәк. Бу локдаунга караганда рәхимлерәк чара. Актив тормышны чикләү урынына ил вакциналанганнар өчен нормаль тормышка кайтуны тәэмин итә. Прививка ясатмаган кешеләр үзләренә аңлап локдаун оештыра һәм үзләрен гадәти тормыш рәвеше алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм итә”.

Башкортстанда чикләүләр 2021 елның 4 октябреннән эшли башлады. Төбәк Башлыгы указы нигезендә, сәүдә үзәкләрендә, гипермаркетларда, күңел ачу биналарында, мәдәният учреждениеләрендә, спорт клубларында, кафеларда һәм рестораннарда булу өчен, шәһәрара рейска билет сатып алганда вакциналану турында сертификат яки кичерелгән авыру турында белешмә кирәк. 2021 елның 1 декабреннән республика кунакханәләренә шулай ук өч документның берсен күрсәткәндә генә урнашырга мөмкин булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: