Премьер-министр беренче булып Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә булды. Яңа бина төзелеше 2023 елда тәмамланыр дип планлаштырыла. Андрей Назаров әлеге объектның төзелеш темплары түбән булуын билгеләп үтте һәм графикны бозмас өчен подрядчыга эшләрне тизләтергә кушты.
Республика кардиоүзәгендә Андрей Назаровны 135 койкага исәпләнгән хирургия корпусы төзелеше барышы белән таныштырдылар. Консультатив-диагностика бүлеге сменага 320 пацентны кабул итүгә исәпләнгән. Бинаның әзерлеге 80 процент тәшкил итә. Объектны тапшыру киләсе елның көзенә планлаштырылган.
Республика Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешендә дә эшләр графикка ярашлы алып барыла.
- Бу - республика өчен көтелгән объект. Әти-әниләр, балалар, барыбыз өчен дә. Безгә кечкенә пациентларның иң уңайлы шартларда дәвалануы мөһим. Шуңа күрә монда ышанычлы подрядчы эшли, ул өзеклекләрне булдырмаска тиеш. Моннан тыш, без төзүчеләрдән объектны 2023 елдагы Республика көненә төгәлләргә сорадык, гәрчә план буенча ул бераз соңрак тапшырылырга тиеш булса да, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru