+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 ноябрь 2021, 17:05

COVID-19дан бер тәүлектә 31 якташыбыз вафат булды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 99 652гә җитте. Тәүлек эчендә инфекция янә 679 кешедә ачыкланды.

COVID-19дан бер тәүлектә 31 якташыбыз вафат булды
COVID-19дан бер тәүлектә 31 якташыбыз вафат булды

Әле республика дәваханәләрендә 657 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 427 пациент 60 яшьтән өлкән.

118 кешенең хәле авыр, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 7 251 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 674 пациент 60 яшьне үткән. Тәүлек эчендә 633 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 88 524.

Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 31 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 3 220гә җитте. Аларның 2 855е 60 яшьне үткән булган. 114 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 127 кеше аннан савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Беренче компонент белән 1 879 868 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 75,7 проценты). 1 601 908 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 64,5 проценты). Бер тәүлектә 31 330 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 13 501, 2нче компонент белән 17 829 кеше). Республикада 60 яшьне узганнар саны — 890 387. Аларның 476 492се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 401 278 кеше алган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: