Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 ноябрь , 18:00

106 кеше авыр хәлдә

21 ноябрьгә Башкортстанда 100 329 коронавирус инфекциясе очрагы расланган.

106 кеше авыр хәлдә
Тәүлек эчендә инфекция йоктыручылар саны 677 кешегә арткан.

Стационарларда 637 пациент исәпләнә, шуларның 417се 60 яшьтән өлкәнрәк. Аларның 106сы авыр хәлдә, 11е - ИВЛда. 7 241 кеше өй шартларында дәвалана.

89 202 кеше савыккан, 678 кеше – соңгы тәүлек эчендә.

Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны - 118. 133 шундый авыру дәваханәдән чыгарылган.

Бер тәүлектә шушы чирдән 29 кеше үлгән.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева