Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 ноябрь , 14:00

30 якташыбыз вафат, 11 пациент аппаратта, 108 кеше авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 101 004кә җитте. Тәүлектә эчендә янә 675 кешедә инфекция ачыкланды.

30 якташыбыз вафат, 11 пациент аппаратта, 108 кеше авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 101 004кә җитте. Тәүлектә эчендә янә 675 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 637 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 414 пациент 60 яшьтән өлкән.
108 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 220 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 5 614 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 666 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 89 868.

Тәүлек эчендә янә 30 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 3 279га җитте, аларның 2 909ы 60 яшьне узган булган. 127 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 127 кеше аннан савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 365 388 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 890 939 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 76,1 проценты). 1 616 433 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 65,1 проценты).

Бер тәүлектә 11 056 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 4 770, 2нче компонент белән - 6 286 кеше).
60 яшьтән өлкән 890 387 кешенең 479 612се 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 404 936 өлкән кеше алган.

Фото: izhlife.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова