Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 ноябрь , 21:01

"Теге дөнья"дан кайтардылар!

Башкортстанда 60 яшьлек шәфкать туташы коронавирус белән авырган. Аның үпкәсе инфекция белән 80 процентка зарарланган булган. Ләкин ул бирешмәгән һәм, әлеге зәһәр чирне җиңеп, инде янә җиң сызганып эшкә дә тотынган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Теге дөнья"дан кайтардылар!

Дания Рычкаль 43 ел Стәрлебаш районы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Узган елның март аенда COVID-19 белән каты авырган.

“Ул вакытта миңа Стәрлетамак йогышлы авырулар госпиталенә эләгергә насыйп булды, табиблар, үпкәләрнең 80 проценты зарарланган, диде. Хәл көннән-көн начарая, өч көн комада, аннары тагын ике атна реанимациядә ятканмын. Табиблар мине "теге дөнья"дан алып чыкты, - дип сөйләгән ул “Башинформ" хәбәрчесенә. – Мин исән калуыма бик бәхетле, коткаручыларга рәхмәт әйтеп туя алмыйм. Пациентларым арасында хәлемне белеп, шалтыратучылар да күп булды. Аларга да зур рәхмәтлемен. Ул вакытта бу минем өчен бик мөһим һәм кирәкле сүзләр иде. Шуңа күрә савыкканнан соң өйдә утыра алмадым, эшкә чыктым. Монда, үз коллективымда, пациентлар арасында мин үземне яхшырак хис итәм".

Дания Рычкаль сүзләренә караганда, авыруның мондый авыр дәрәҗәсе эзсез узмый, хәтта берничә айдан соң да дару терапиясен дәвам итәргә туры килә.

"Сәламәтлеккә савыкканнан соң да бик нык зыян килә. Шуңа да вакциналаштыру буенча сорагач, мин уйлап та тормадым. Ярты елдан соң "Спутник-V" белән вакцина эшләттем.

Һичшиксез, прививка ясатырга кирәк, мин бу хакта пациентларга да, бигрәк тә өлкәннәргә дә әйтәм. Бу - коронавирусның авыр нәтиҗәләрен булдырмас өчен бердәнбер ысул, “мин барыбер өйдә утырам” кебек сүзләр сезне коткармаячак”, - ди шәфкать туташы.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Энҗе Садертдинова