Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 ноябрь , 20:50

Вакциналандыңмы? Бүләк от!

Башкортстанда прививка ясатучылар арасында уйнатылачак 13нче айфоннарны һәм 100 мең сумны ничек алырга?

Вакциналандыңмы? Бүләк от!

Башкортстанда прививка ясатучылар арасында уйнатылачак 13нче айфоннарны һәм 100 мең сумны ничек алырга?

Башкортстанның эре сәүдә үзәкләре юмартлыгы буенча моңарчы күрелмәгән “Без бергә” акциясе башлану турында игълан итте, аның барышында йөзләгән кыйммәтле приз, шул исәптән күптән түгел сатуда пәйда булган 13нче айфоннар таратачаклар. Шушы хакта тулырак мәгълүмат бирәбез.

Уфалылар өчен генәме?

Юк, республиканың коронавирустан прививка ясаткан, QR-код яисә авырып савыккан кешенең кодын алган, шулай ук сәүдә үзәкләренә керергә хокуклы барлык кешесе дә катнаша ала. Әгәр сез зур приз отсагыз (әлбәттә, отачаксыз, сездән башка тагын кем), Башкортстан пропискасын, вакытлыча теркәлү турындагы белешмәне яки торак арендалау килешүен күрсәтергә кирәк булачак.

Ничек катнашырга?

Моның өчен теркәлү бик гади. – www.ВместеУфа.рф сайтына керегез һәм “Катнашырга” төймәсенә басыгыз. QR-кодны бастырып чыгарырга яки аны компьютерда ачарга, ә теркәлүне телефон аша башкарырга тәкъдим итәбез. Без тикшердек — шулай уңайлырак, чөнки кодны сканерларга туры киләчәк, компьютердан бу уңайсыз.

– “Теркәлү” төймәсенә басыгыз һәм кесә телефоны номерын языгыз. Бу гамәлдәге номер булырга тиеш: аңа пароль киләчәк һәм җиңсәгез, сезгә шалтыратачаклар.

– QR-кодыгызны сканерлыйсыз. Мөһим момент: код бер телефон номерына гына бәйләнә. Аңа бөтен гаиләне һәм дусыгызны теркәп булмый.

– ОКка басасыз һәм смс-хәбәр көтәсез, анда сезгә пароль һәм уникаль код киләчәк. Пароль сайтка керү өчен кирәк. Логин сезнең телефон номеры булачак. Уникаль кодны акция булган урында приз яки ташлама алу өчен күрсәтергә кирәк булачак.

– Һәм сез акциядә катнашучы! Уңышлар. Акция 31 декабрьгә кадәр барачак.

– Шулай ук Уфаның барлык сәүдә үзәкләрендә ачыла торган вакциналау пунктларында да теркәлергә мөмкин.

Оту өчен нәрсә дә булса сатып алырга кирәкме?

Юк, берни дә сатып алырга кирәкми, сез үз кодыгызны кертәсез һәм тыныч кына бүләк көтәсез. Теркәлү факты үзе сезне катнашучы итә. Әмма призлар уйнатуга өстәмә рәвештә акциядә катнашучы кибетләр бик яхшы ташламалар һәм бүләкләр ясый. Кемдер – 10, кемдер – 30 процент, өченчеләр теркәлгән катнашучыларга бүләкләр һәм бизәнү әйберләре бүләк итә. Зур ташлама эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр исемлеген сайтның “Товарлар һәм хезмәтләр каталогы” бүлегендә яки сәүдә үзәкләренең мәгълүмати өстәлендә карарга мөмкин.

ФИКЕР

— Без моны сезгә, сатып алучыларга, шәхси QR-кодларыгызны күрсә­теп, бит­­лекләрдә йөргә­негез, ягъни сәүдә үзәк­ләре тиз арада — гадә­ти графикка, ә бирегә ки­лүчеләр уңайлы шопингка әй­ләнеп кайтсын өчен кирәк бул­ганның барысын да эшлә­гә­негез өчен “рәх­мәт” йөзеннән эшлибез, — ди оештыручылар. Призлар нинди? Акция барышында катнашучылар арасында түбәндәге призлар уйнатылачак: – 100 мең сумлык өч бүләк картасы. – биш iPhone 13 телефоны – 500 сертификат һәм сәүдә үзәкләре каршындагы аквапаркларга, кинотеатрларга, рестораннарга чакыру. Призлар уйнату www.ВместеУфа.рф сайтында сатып алучыларның теркәлгәндә күрсәтелгән кесә телефоннары номерларын очраклы рәвештә сайлап алу ысулы белән онлайн узачак. Җиңүчеләр турында мәгълүмат шулай ук сайтта булачак (кесә телефоны номерының соңгы 4 саны). Әгәр номерыгыз җиңүче булса, сезнең белән бәйләнешкә кереп, бүләкне кайда һәм ничек алырга кирәклеген аңлатачаклар. Тулырак +7 927 962-27-60 телефоны буенча сөйләячәкләр, эш көннәрендә 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Сертификатлар уйнатуда чикләнмәгән санда катнашырга һәм отарга була, ә менә 100 меңгә картаны яки айфонны бер тапкыр гына отарга мөмкин.

Дөрес булмаган телефон күрсәтсәң, яки номерда хаталансаң, нишләргә?

Мөмкин кадәр тизрәк +7 927 962-27-60 телефоны буенча техник ярдәмгә шалтыратыгыз, яки vmesteufa@wptt.ru почтасына хат җибәрегез. Дөрес кертелмәгән яки хаталы язылган номерны күрсәтеп хәбәр итегез.

Шул ук вакытта...

Ялганны ачыкларга мөмкин “Спутник V”ны эшләгән Гамалея үзәгендә коронавирустан вакциналануның чынлыгын ачыкларга ярдәм итүче тест булдырулары турында сөйләделәр. Тест табигый мохиттә кешедә бик сирәк очраган, әмма вакцинада кулланылган аденовирусны таный. Шуңа күрә реанимациягә эләккән кеше вакциналанган булуы турында белдерә, тик шул ук вакытта күрсәтелгән аденовируска каршы антитәнчекләре юк икән, сертификаты ялган булу ихтималы зур.

Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, киләсе елда кешеләрнең чыннан да вакциналанганмы-юкмы икәнен белү өчен киңкүләм тест узачак. Беренче чиратта, ул түрәләргә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм дәүләт компанияләре хезмәткәрләренә кагылачак. Вакциналау турында ялган тестка ия булучылар Русия Җинаять кодесының 327нче (“Ялган документлар ясау”) һәм 236нчы (“Санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу”) мәддәләре буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылачак. Бу – биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү дигән сүз. Шушы көннәрдә билгеле булуынча, “Росздравнадзор” Тикшерү комитетына һәм прокуратурага прививкага каршы кампаниядә катнашучы гражданнар турында белешмәләр бирү турында күрсәтмә алган, монда прививкага каршы булган табибларга аерым игътибар бирелергә тиеш. Бу хакта “Росздравнадзор” хатына сылтама белән “Медвестник” яза. Аларга карата Русия Җинаять кодексының 207.1 һәм 207.2 “Гражданнарның гомеренә һәм иминлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат тарату мәддәләре буенча”, шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китерү турында эшләр кузгату планлаштырыла. Аның буенча максималь җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү.

Автор:Резеда Галикәева