Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь , 13:45

Ковидтан вакцинаны илкүләм прививкалар календарена кертерләрме?

Рәсми планда әлеге темага хәзер фикер алышынмый, әмма шул ук вакытта бу өлкәдәге белгечләр тарафыннан аерым фикерләр бар.

Ковидтан вакцинаны илкүләм прививкалар календарена кертерләрме?
Коронавирустан вакцинацияне илкүләм календарьга кертү әлегә көн тәртибендә тормый, дип белдерде Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Президент ирекле әңгәмә барышында вакциналау, прививкаларның нәтиҗәлелеге һәм башкалар белән бәйле темалар турында фикер алышты. Рәсми планда әлеге темага хәзер фикер алышынмый, әмма шул ук вакытта бу өлкәдәге белгечләр тарафыннан аерым фикерләр бар», — дип хәбәр итте ул журналистларга.
Вакциналау иң ышанычлы саклану ысулы булып кала. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар арасында прививка алганнар саны 4 проценттан артмый, стационарлардагы пациентларның күбесе — прививка ясатмаган кешеләр.

Фото: Pixabay.com


Автор:Эльвира Ямалетдинова