Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь , 18:00

“Шуннан соң барлык туганнар вакцина ясатты...”

Соңгы ел ярым вакыт эчендә гадәти булмаган әйберләр гадәтигә әверелде: без бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм антисептиклар сатып алабыз, QR-кодны тикшерәбез, һәм, кызганычка каршы, элекке дулкынланусыз авырулар һәм үлем статистикасын күзәтәбез — чөнки күнегелгән…  

“Шуннан соң барлык туганнар вакцина ясатты...”

Дулкынлану һәм курку якыннар авырый башлагач барлыкка килә. Башкортстанның Буздәк районында яшәүче Карина К. (исеме әңгәмәдәш үтенече буенча үзгәртелде) ГорОбзор.ру хәбәрчесенә коронавирусның аның гаиләсенә ничек йогынты ясавын сөйләгән.
Карина сүзләренә караганда, күптән түгел генә аның 82 яшьлек яраткан әбисе инфекциядән үлгән. Хатын-кыз гаилә бәйрәмендә, башка күп кенә кунаклар кебек үк, чир йоктырган, тик башкалар аны җиңә алган, ә ул - юк. Карина фикеренчә, гаилә вакытында вакциналану турында уйланса, фаҗига булмас иде.
"Бердәнбер нәрсә турында үкенәбез — без аны вакциналамадык. Ул юбилейда инфекция йоктырды, бәйрәмнән соң икенче көнне анда булган кешеләрнең яртысы авырып киткән иде. Шуннан соң барлык туганнар вакцина ясатты. Кеше фаҗига белән очрашкач кына аңа мәсьәләнең җитдилеге барып җитә шул», — ди Карина.
Өлкән яшьтә булуына кармастан, әби авыру белән озак көрәшкән. Башта өйдә дәваланган, аннан госпитальдә. Бер атна реанимациядә, дүрт көн комада яткан.
“Өч көндә үпкәләр зарарлануы артты. Бер көнне үзен яхшырак хис итә башлады, ә икенче көнне хәле китте. Зубовога илттек. Сулыш алалмый иде, реанимациягә салдылар. Кеше бер көнне үзен яхшы хис иткән кебек, ә икенче көнне реанимациягә эләгә”, — дип сөйли Карина.
Карина билгеләвенчә, әби әле озак яши алган. Йөрәк ишемик авыруы катлаулылыклар китереп чыгарган. Әбекәй нык, сәламәт булган, ләкин йөрәгендә шул җитешсезлек күзәтелгән. Оныгы билгеләвенчә, ул әле ун ел яши алыр иде.

Фото: murmansk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова