Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 ноябрь , 18:50

Таҗыңны бер салырсыңмы, ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 101 677гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 673 кешедә инфекция ачыкланды.  

Таҗыңны бер салырсыңмы, ковид...

Әле республика дәваханәләрендә 545 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 361 пациент - 60 яшьтән өлкән.
77 кешенең хәле авыр, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 276 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 602 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 672 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 90 540.
Соңгы тәүлектә янә 37 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы корбаннар саны 3 316га җитте. Аларның 2 945е 60 яшьне узган булган.
145 кешегә пневмония диагнозы куелган. 107 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны —3 105 836)
Республикага Covid-19дан 2 454 788 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 903 967 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 76,6 проценты). 1 634 096 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 65,8 проценты).
Бер тәүлектә 30 691 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 13 028, икенче компонент белән - 17 663).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 483 478е беренче компонент белән прививка ясаткан. Ике компонентны да 409 892 кеше алган.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова