Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь , 15:40

Ковид корбаннары 3 347гә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 102 351гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 674 кешедә инфекция ачыкланды.  

Ковид корбаннары 3 347гә җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 538 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 354 пациент 60 яшьне үткән. 91 кеше авыр хәлдә, 8 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 254 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 587 пациент 60 яшьтән өлкән.

Тәүлек эчендә 672 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 91 212.

Соңгы тәүлектә янә 31 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 3 347гә җитте. Аларның 2 975е 60 яшьне узган булган.

97 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 99 кеше пневмониядән савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны- 3 105 836). 1нче компонент белән 1 917 352 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 77,2 проценты). 1 654 225 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 66,4 проценты).

Бер тәүлектә 29 851 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән — 13 385, 2нче компонент белән — 16 466).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 487 453е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 414 527 кеше алган.

Фото: m.severpost.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова