

Тәүлек эчендә ковид янә 33 якташыбызның гомерен алып китте. Республиканың 672 кешесендә коронавирус йоктыруның яңа очрагы теркәлде.
Пандемия башыннан алып Башкортстанда ковид йоктыручылар 103 023кә җитте, 3380 гомер бу инфекциягә корбан ителде. Вафат булучыларның 3 006сы 60 яшьтән өлкән булган.
Әле республика дәваханәләрендә 574 кеше коронавирустан дәвалана, аларның 371е - 60 яшьтән өлкән.
100 кеше авыр хәлдә, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 146 кеше амбулатор дәвалана, аларның 5 415е 60 яшьне үткән.
91 923 пациент коронавирусны җиңгән, аларның 711е соңгы тәүлектә савыккан.
98 кешегә пневмония диагнозы куелган, 98 кеше пневмониядән савыккан.
Беренче компонент белән 1 934 880 кеше вакциналанган, 667 185 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Фото:
informugra.ru