Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь , 14:40

Бүздәктә өлкән яшьтәгеләргә прививка ясату пункты эшли

Бүздәк авылында 65 яшьтән өлкән гражданнарга коронавируска каршы прививка ясату өчен пункт эшли башлады.

Бүздәктә өлкән яшьтәгеләргә прививка ясату пункты эшли

Махсуслаштырылган медицина бүлеге район Пенсия фонды бүлекчәсе бинасында урнашкан. Әйтергә кирәк, бу бик вакытлы адым һәм вакцина пунктының ачылуы өлкәннәр турында хәстәрлекнең күркәм чагылышы булып тора.
Өлкән яшьтәгеләргә биредә бөтен шартлар тудырылган, иң мөһиме – санитар хәвефсезлек тәэмин ителгән.
Махсуслаштырылган пунктта чиратлар күзәтелми, коронавируска каршы вакциналану тоткарлыксыз бара.
Прививка кабинеты эшли башлаган көнне “Вакцина кадат һәм бүләк ал” акциясе үтте. Шулай ук районда прививка ясату буенча күчмә пункт бар, мөрәҗәгатьләр булган очракларда ул иң төпкелдәге авылларга да барырга әзер.
Район халкы шуны яхшы аңлый: афәттән котылуның юлы бер – вакциналану. Күпчелекнең инфекция таралуга юл куймауга җитди һәм җаваплы каравы сөендерә.

Регина Садыйкова.

Фото “Бүздәк яңалыклары” гәзите сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов