Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь , 21:35

Балалар бакчаларында Яңа ел иртәләре үтәчәкме?

25 ноябрьдә Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын уздырды.

Балалар бакчаларында Яңа ел иртәләре үтәчәкме?

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Азат Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, узган тәүлектә республикада СОVID-19 йоктыруның 672 очрагы теркәлгән.

- Авыруларның иң зур күрсәткечләре Бишбүләк, Бакалы, Бәләбәй, Федоровка һәм Белорет районнарында теркәлде, чөнки нәкъ менә анда вакцина ясатучыларның проценты түбән, - диде Азат Рәхмәтуллин. - Коронавирустан вакциналануның иң зур проценты - Бүздяк, Әлшәй, Чишмә, Чакмагыш һәм Уфа районнарында.

Башкортстан буенча баш дәүләт санитария табибы Анна Казак сүзләренә караганда, авырулар саны артуның бераз стабильләшүе күзәтелә.

- Бу тенденция әлегә тотрыксыз, прививка чараларын көчәйтергә кирәк. Әмма стабильләштерү факты үзе безнең санитар-эпидемиология чараларының дөреслеге турында сөйли, - диде Анна Казак.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров COVID-19га тест үткәрү дәрәҗәсенең кимүенә игътибарны юнәлтте.

- Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 248 тест тәшкил итә. Ә авыруның дәрәҗәсе һәм таралуы буенча төгәлрәк мәгълүмат алу өчен көн саен 100 мең кешегә 300 лаборатор тикшеренү үткәрергә кирәк, - диде Андрей Назаров. - Шул ук вакытта вакциналау темпларын планлы рәвештә арттырырга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бу аерым әһәмияткә ия.

Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, министрлыкның күзәтү периметрында төбәктә система барлыкка китерүче якынча 320 предприятиесе урнашкан, анда хезмәткәрләрнең 80 проценттан артыгы вакциналанган.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин балалар бакчаларында вакциналау турында сертификат яки алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә булган ата-аналарны чакыру белән Яңа ел кичәләрен үткәрергә рөхсәт ителүе турында хәбәр итте.

- Концерт залларына өлкәннәрне прививка турында сертификат яки COVID-19ны кичерү турында белешмә белән кертәчәкбез. Шул ук вакытта урыннар арасында элеккечә социаль дистанция саклана. Чыршы тирәли фойеда әйлән-бәйлән булмаячак, - диде Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Оператив штаб утырышы азагында Андрей Назаров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына COVID-19га тест күләмен арттырырга һәм прививка кампаниясе темпларын активлаштырырга кушты.

- Вакцинадан башка юл юк, - дип йомгаклады Андрей Назаров. - Яңа елны якыннарыбыз һәм дусларыбыз арасында каршыларга теләсәк, прививка ясатырга, санитария таләпләрен үтәргә, җәмәгать урыннарында битлекләр йөртергә һәм сәламәтлегебезне кайгыртырга кирәк.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин