Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь , 09:55

Балалар да ковидтан вакциналана алачак

24 ноябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар өчен «Гам-ковид-Вак М» вакцинасын теркәде. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова Президент Владимир Путинга хәбәр итте.

Балалар да ковидтан вакциналана алачак

24 ноябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар өчен «Гам-ковид-Вак М» вакцинасын теркәде. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова Президент Владимир Путинга хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, препарат 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балигъ булмаганнар өчен тәгаенләнгән. Шул ук вакытта вице-премьер балаларны ковидка каршы иммунлаштыру балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләренең ирекле ризалыгы белән генә мөмкин булуын ассызыклады. Ә 15 яшькә җиткән балалар үзләре ризалык бирү-бирмәүгә хокуклы.
Гражданнар әйләнешендә вакцина декабрь ахырында ук барлыкка килергә мөмкин, дип ачыклады Голикова.
Үз чиратында, Владимир Путин Хөкүмәткә ике яшьтән башлап балалар өчен ковидтан вакциналар булдыру өстендә эшләүгә игътибар бирергә кушты. Ул шулай ук ковидтан прививкалар ирекле булырга тиеш, шул исәптән балалар өчен дә, дип өстәде.

Фото: mamamobil.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова