Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 ноябрь , 10:45

Путин назаль вакцина ясатты

Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан назаль вакцинаны үзендә сынады. Аңа препаратны “Спутник Лайт” белән ревакциналанганнан соң икенче көнне сиптерделәр.

Путин назаль вакцина ясатты

Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан назаль вакцинаны үзендә сынады. Аңа препаратны “Спутник Лайт” белән ревакциналанганнан соң икенче көнне сиптерделәр.

Сыекча белән Путинның борынына һәм тамагына сиптерелде, дип ачыклык кертте Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков. "Дәүләт Башлыгында бернинди катлаулылыклар да, температура да булмады", — дип өстәде ул.
24 ноябрьдә Хөкүмәт киңәшмәсендә Русия Президенты аңа борын-тамакка вакцинаның порошок төрен сиптерүләре турында сөйләде. "Президент сыеклык турында сүз баруын күз алдында тота. Ул назаль вакцинаны сынауда катнашты», - дип ассызыклады Путинның матбугат секретаре.
Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгендә коронавируска каршы назаль вакцинаның начар билгеләре, катлаулылыклары юк, дип билгеләп үттеләр. Препаратны сынау октябрь уртасында, Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплаганнан соң башланды.

Фото: donetsk-dr.ru

Автор:Ләйсән Якупова