Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 ноябрь , 09:35

Авырлыклардан курыкмыйбыз!

Яшь табиб Денис Ларионов ковид белән көрәштә алгы сызыкта кала.  

Авырлыклардан курыкмыйбыз!

Кызганычка каршы, каһәрле ковид әле һаман чигенергә уйламый. Аның белән көрәшкә шәфкатьле һөнәр ияләре — медицина хезмәткәрләре барлык көчен сала. Ковид-госпитальләрдә тәҗрибәле өлкән табиблар да, хезмәт юлын яңа башлаган яшь белгечләр дә ал-ял белми эшли. Мәсәлән, Нуриман үзәк район дәваханәсендә 2019 елдан гына “Авыл табибы” программасы буенча эшли башлаган яшь табиб-терапевт Денис Ларионов инде Иглиндагы ковид-госпитальдә дә эшләп алырга өлгергән.

Иглиндагы провизор госпитальгә республиканың төрле районнарыннан пациентлар китерелгән. Денис Александрович биредә 26 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр эшләгән. Госпиталь ябылгач, янә Красная Горкада табиб-терапевт эшен дәвам итә. Яшь табибтан ковид-госпитальдәге хәлләр, эш шартлары турында сорашам.
– Ковид-госпитальдә эшләргә тәкъдим алгач, ике дә уйламый ризалаштым. Башта табиб-инфекционист курслары үттем. Эш шартлары, әлбәттә, җиңел түгел, шулай да тиз өйрәнеп, яраклашып киттем, — ди Денис Ларионов.
Яшь табиб сөйләвенчә, алар “кызыл зона”да алтышар сәгать эшләгән. Алты сәгать буе махсус киемдә йөреп, авыр хәлдәге пациентларны дәвалаган. Махсус киемдә вакытта бер йотым су да кабып булмый, әлбәттә.
— Шуны да билгеләп үтәсем килә, госпитальдә ятучыларның 85 проценты коронавирустан вакциналанмаган иде. Алар аеруча авыр формада чирли, озак савыга. Күп катлаулылыкларга дучар була. Кайберләре савыга да алмый... Ә вакциналанганнар чирне тизрәк һәм җиңелрәк үткәрә. Хәер, прививка ясаткан кешеләр госпитальдә бик аз иде, — ди Денис Александрович.
Табиб ковид-госпитальдә күбрәк өлкән яшьтәгеләр булуын билгели. Алар барлык авыручыларның 60 проценттан артыгын тәшкил иткән. Денис Ларионов билгеләвенчә, коронавируслы авыруларны вируска каршы һәм гормональ препаратлар белән дәвалаганнар.
Денис сентябрьдә эшли башлаганда 60 йогышлы авыру койкасы булса, тиз арада алар 130га җиткән. Пациентларны коридорларга да салырга туры килгән.
— Пандемияне җиңәр өчен бары тик вакциналанырга кирәк. Башка юл юк, — ди табиб.
Яшь табиб билгеләвенчә, хәлне грипп эпидемиясе дә катлауландыра, организмга вирус йөкләнеше көчәя.
Нуриман районында ковид-госпиталь юк. Биредә инфекция йоктырган пациентларны амбулатор дәвалыйлар. Авыр хәлдәгеләрне Уфага, башка шәһәрләрдәге госпитальләргә озаталар. Район дәваханәсендә инфекция йоктыручыларны аерым зонада кабул итәләр. 17 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, бу районнан 6 ковид-пациент Уфада стационарда ята, 33е амбулатор дәвалана иде. Инфекция расланган, хәлләре катлаулы пациентлар дарулар белән бушлай тәэмин ителә.
Табиб билгеләвенчә, коронавируслы пациентлар ике төрле — идентификацияләнгән һәм идентификацияләнмәгән. Беренчеләре ПЦР-тест белән инфекцияләре расланган кешеләр. Алар тирә-яктагылар өчен хәвефле, инфекция йоктырырга мөмкиннәр. Ә икенчеләрендә ПЦР-тест нәтиҗәсе тискәре. Шулай да, табиб аларда ковид билгеләрен ачыкласа, коронавирустан дәвалану курсларын үтәләр.
Менә шулай, авылга эшкә кайткан яшь табиб җиң сызганып эшкә керешкән, инде ковид-госпитальдә дә булырга өлгергән.
Денис үзе шәһәр егете. Стәрлетамактан. БДМУ тәмамлагач, Уфада поликлиникада да бераз эшләргә өлгергән. Нуриман районына эшкә кайтканына һич үкенми ул, биредә мәхәббәтен очраткан, өйләнгән. Җәмәгате Карина Олеговна да — яшь табибә, бер дәваханәдә эшлиләр. “Авыл табибы” программасы буенча алынган бер миллион сумны яшь гаилә яхшы автомобиль алуга тотынган.
Әйтергә кирәк, Нуриман үзәк район дәваханәсендә яшь, сәләтле белгечләр күп. Баш табиб Салават Гайсин дәваханәгә яхшы белгечләр җәлеп итүгә җитди карый. Биредәге дәваханәгә ул әле ике ел ярым гына җитәкчелек итсә дә, күп эшләр башкарырга, уңай үзгәрешләр кертергә өлгергән. Дәвалау учреждениесенә соңгы ике елда байтак заманча җиһазлар кайткан, яңа белгечләр эшкә килгән. Балалар амбулаториясен тулысынча аерып, махсус үзәк булдыруга ирешкән җитәкче. Хәзер медицина ярдәме алырга килгән өлкәннәр һәм балалар очрашмый, 2019 елда дәваханәгә капиталь ремонт үткәрелгән, мебель алыштырылган.
Салават Гайсин эшкә тотыну белән райондагы 20 ФАПны да квалификацияле белгечләр белән тәэмин иткән. Һәр белгечкә эшләр өчен ноутбук алганнар. Ике медицина хезмәткәре “Авыл фельдшеры” программасы буенча эшкә кайткан.
Әйткәндәй, Нуриманга “Авыл табибы” программасы буенча да күп белгечләр кайткан. Баш табиб аларны башка районнардан җәлеп итә. Мәсәлән, Әбҗәлил, Белорет, Гафури, Әлшәй, Мәчетле районнарыннан килгән табиблар бүген биредә бик уңышлы хезмәт күрсәтә.
Авырулар янына чыгып эшләүгә дә зур игътибар бүленә. Махсус бригадалар оештырылган. Әле төп игътибар, әлбәттә, халыкны вакциналауга юнәлтелә. 17 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, Нуриман районында беренче компонент белән 9637 кеше вакциналанган, 8066 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. План буенча биредә 12100 кешегә пирвивка ясарга кирәк. Бу — халыкның 80 проценты. 1 декабрьгә бу күрсәткечкә ирешергә ниятлиләр.
Үткән елның ноябрендә баш табиб үзе коронавирус инфекциясен бик авыр кичергән. Апрельдә вакцина ясаткан, ә октябрьдә ревакциналанган. Салават Гайсин билгеләвенчә, инфекциядән бары тик вакцина гына коткара ала.
“Сез дәваханәгә җитәкчелек итү эшенә керешү белән пандемия дә башланган, авыр булдымы?” — дигән сорауга ул: “Без авырлыклардан курыкмыйбыз!” — дип елмайды.
Авырлыклардан курыкмаган, үз эшенә чын күңелдән бирелгән табибларыбыз булганда куркыныч инфекцияләрнең дә безне җиңә алмаячагына ышаныч зур.

 

Автор:Ләйсән Якупова