

Әле республика дәваханәләрендә 540 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 351 пациент 60 яшьтән өлкән. 102 кеше авыр хәлдә, аларның 4е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 118 кеше амбулатор дәвалана, алар арсында 5 387 пациент 60 яшьне үткән. Тәүлек эченд 698 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 92 621.
Соңгы тәүлектә янә 38 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы бу инфекциядән республикада 3 418 кеше вафт булды, аларның 3 042се 60 яшьне узган булган.
95 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 112 кеше пневмониядән савыкан.
План буенча Covid-19дан республикада 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 1 945 683 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 78,3 проценты). 1 682 772 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 67,8 проценты).
Бер тәүлектә 26 390 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 10 803, 2нче компонент белән - 15 587).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 496 805е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 424 789 кеше алган.
Фото: karachun.com.ua