+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 ноябрь 2021, 19:15

“Омикрон” штаммы безгә яныймы?

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларга багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.  

“Омикрон” штаммы безгә яныймы?
“Омикрон” штаммы безгә яныймы?

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларга багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.

Анда белгечләр күп сорауларга җавап бирде. Шуларның кайберләренә тукталып үтик.

- Көньяк Африка Республикасыннан коронавирусның яңа "Омикрон" штаммы барлыкка килде, бу хакта бөтен галимнәр, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, киңкүләм мәгълүмат чаралары сөйли. Безнең халыкка бу штаммнан куркырга кирәкме?
- Көньяк Африка Республикасында, Ботсванада һәм Африканың кайбер башка илләрендә коронавирусның яңа B. 1.1 529 штаммы ачыкланды. 26 ноябрьдә, җомга көнне, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу мутацияне борчуга сала торган яңалык дип таныды һәм аны грек хәрефе белән "омикрон" дип билгеләде.
Экспертлар аңлатуынча, хәрефләр белән барлык штаммнар да түгел, ә клиник әһәмияткә ияләре генә билгеләнә. 29 ноябрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге мутациянең дөньяда таралу ихтималы югары булуын исбатлаган доклад тәкъдим итте. Оешмада моның авырулар санының җитди күтәрелүенә китерәчәген билгелиләр.
Европада бу штаммны беренче йоктыручылар инде ачыкланган. Алар Бельгиядә, Бөекбританиядә, Германиядә һәм Израильдә теркәлгән. Соңгысы бу уңайдан дәүләт чикләрен япты. Штамм Италиядә дә табылган: урындагы Сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон"ның, “дельта”дан аермалы буларак, зур таралу сәләтенә ия булуын белдерде.
Бу штамм безгә дә килә ала. Шуңа күрә эпидемиологик саклану чараларын үтәү, иң беренче чиратта Covid-19дан вакциналану бик мөһим. Бу инфекция чылбырын өзәргә һәм вирусның мутацияләнүен кисәтергә ярдәм итәчәк.

— Вакцина запасы җитәрлекме?
— Әйе, җитәрлек. Русия Хөкүмәте вакцина җитештерү темпларын саклый. Дарулар дефициты кичермибез.

— Ярты ел үткәнен дә көтмичә ревакциналануны иртәрәк үтәргә буламы?
— Ревакциналануны Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән вакыттан иртәрәк өч очракта үтәргә була: эпидемиологик яктан имин булмаган илгә чыкканда, өлкән яшьтәгеләргә, кайбер авырулары булган пациентларга.

— Хәзер нәни балалар да бик көчле авырый, ковид-госпитальләргә кадәр барып җитәләр, дигәннәре дөресме?
— Балаларда иммунитет яхшы. Алар тиз савыга. Бу - беренчедән. Икенчедән, өйдә кисәтү чараларын дәвам итәргә кирәк — өслекләрне, кулларны, савыт-сабаны, тастымалларны эшкәртергә, мөмкинлек белса, биналарны озонлаштырырга, җилләтергә.

— Балалар арасында ковид белән авыру статистикасы нинди?
—1564 бала амбулатор дәвалана, тәүлек эчендә 84 балада инфекция ачыкланды. Госпитальләрдә 50 бала ята.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53876


Фото: topdaynews.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: