+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 ноябрь 2021, 08:55

Уфада кардиодиагностика өчен яңа ысуллар кулланыла башлады

Уфада ПЭТ-Технолоджи үзәгендә диагностик тикшеренүләрнең яңа төрен үзләштерделәр. Хәзер йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегүче пациентлар позитрон-эмиссион томографта тикшеренүләр үткәрә ала.  

Уфада кардиодиагностика өчен яңа ысуллар кулланыла башладыУфада кардиодиагностика өчен яңа ысуллар кулланыла башлады
Уфада кардиодиагностика өчен яңа ысуллар кулланыла башлады

Уфада ПЭТ-Технолоджи үзәгендә диагностик тикшеренүләрнең яңа төрен үзләштерделәр. Хәзер йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегүче пациентлар позитрон-эмиссион томографта тикшеренүләр үткәрә ала.

Башкортстан Республикасы кардиологик авыруларны диагностикалауның яңа, югары төгәллекле ысулы кулланыла торган беренче төбәк булды.

Кардиология өлкәсенә ПЭТ-диагностика кертү — хәзерге заман медицинасы тренды. Шунысын да әйтергә кирәк, АКШта томографтагы тикшеренүләр 40 процент очракта үткәрелә, Европа статистикасы аз гына кимрәк. Өстәвенә, Русия клиникалары Мәскәүдә дә, төбәкләрдә дә югары технологияле җиһазлар белән яхшы җиһазландырылган, безнең артта калуны бары тик инертлык белән генә аңлатып була. Хәер, мондый хәл бөтен җирдә дә юк.

Октябрь башында Башкортстан башкаласында кардиология өлкәсендә ПЭТ/КТ-тикшеренүләр темасына багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Спикер ролендә Онкология һәм гематология институтының атом-төш медицинасы һәм тераностика фәнни-тикшеренү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, югары категорияле табиб-радиолог, Русия Фәннәр академиясе профессоры Дарья Викторовна Рыжкова чыгыш ясады.

Чараны МедИнвестГрупп дәүләт компанияләре оештырды. Төркем экспертлары фикеренчә, диагностиканың әлеге төрен актив куллану диагностик тикшеренүләрнең гомум дәрәҗәсен күтәрү, димәк, халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен кирәк.

Уфада кардиодиагностиканың актуаль темасына "түгәрәк өстәл" уздыру гадәти чара булмады. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге алдынгы медицина технологияләрен актив кертергә омтыла, менә бу юлы да форум нәтиҗәсе — республика өчен яңа ысулга ярдәм итүнең гамәли чараларын кабул итү. Кыска вакыт эчендә кардиопациентлар өчен 100 тикшеренү үткәрүгә квоталар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Уфа ПЭТ-Технолоджи үзәге беренче пациентларны кабул итте дә инде. "Радионуклид препаратларын кулланып кардиодиагностика үткәрү — тикшеренүләрнең перспективалы төре, — дип саный ПЭТ-Технолоджи үзәгенең табиб-рентгенологы Гүзәл Мөслимова. Ул яңа ысулны куллана башлауның кардиологларның хезмәттәшлеккә әзер булуын, шулай ук пациентларның ышаныч дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас