+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 декабрь 2021, 17:15

Һаман тантана итәсеңме, ковид?..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 107 034кә җитте. Тәүлек эчендә янә 664 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Һаман тантана итәсеңме, ковид?..
Һаман тантана итәсеңме, ковид?..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 107 034кә җитте. Тәүлек эчендә янә 664 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 476 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 306 пациент 60 яшьтән өлкән.
112 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 031 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 101 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 659 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 95 944.
COVID-19 тагын 38 якташыбызның гомерен алып китте. Барлыгы вафат булучылар 3 583кә җитте. Аларның 3 201е 60 яшьне узган булган.
86 кешегә пневмония диагнозы куелган. 84 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча Covid-19дан республикада 2 48 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 514 683 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 992 289 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 80,2 проценты).
1 739 951 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 70 проценты).
Тәүлек эчендә 29 823 кеше вакциналанган (беренче компонент белән - 12 808, икенче компонент белән - 17 015).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 511 441е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 442 085 кеше алган.

Фото: solidarnost.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: