-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 декабрь 2021, 14:55

Яңа штаммнан вакцина да, антидот та булачак

Гамалея исемендәге үзәк «Спутник» вакцинасының коронавирусның омикрон-штаммыннан яңа версиясен эшли башлады.  

Яңа штаммнан вакцина да, антидот та булачак
Яңа штаммнан вакцина да, антидот та булачак

Гамалея исемендәге үзәк «Спутник» вакцинасының коронавирусның омикрон-штаммыннан яңа версиясен эшли башлады.

«Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарының яңа версиясенең миллионлаган дозасы 2022 елның февралендә үк чыгарыла башларга мөмкин. “Спутник V”дан соң ковидтан теләсә кайсы вакцина белән ревакциналанырга мөмкин, ләкин иң яхшы яклауны “Спутник Лайт” белән комбинация генә бирә, дип кисәтәләр үзк белгечләре.
Коронавирустан “Мир 19” препараты омикрон-штаммнан да нәтиҗәле булачак. Бу хакта “Россия-24” телеканалында Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова белдерде. Ул инфекцияле кеше белән бәйләнештән соң препаратны үзендә сынап каравы һәм авырмавы турында сөйләде.
“Мир19” этиотроп препараты нигездә коронавируска каршы антидот булып тора. Аны ингаляцион дару формасында чыгарырга планлаштыралар.

Фото: novostivoronezha.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: