+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2021, 15:15

110 кеше авыр хәлдә, 34 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 107 696га җитте. Тәүлек эчендә тагын 662 кешедә инфекция ачыкланды.  

110 кеше авыр хәлдә, 34 якташыбыз вафат...
110 кеше авыр хәлдә, 34 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 107 696га җитте. Тәүлек эчендә тагын 662 кешедә инфекция ачыкланды.

Дәваханәләрдә 514 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 329 пациент 60 яшьтән өлкән. 110 кеше авыр хәлдә, аларның 15е үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

6 963 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 992 пациент 60 яшьне узган. Тәүлек эчендә 658 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 96 602.

Янә 34 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлык корбаннар саны - 3 617. Аларның 3 234е 60 яшьне узган булган. 82 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 85 кеше аннан савыккан.

План буенча Covid-19дан республикада 2 048 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Барлыгы Башкортстанга Covid-19дан 2 514 683 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 2 003 946 кеше вакцналанган (тиешлеләрнең 80,7 проценты). 1 756 170 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (70,7 проценты).

Бер тәүлектә 27 876 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән — 11 657, 2нче компонент белән —16 219 кеше).

60 яшьтән өлкәннәр саны — 890 387. Аларның 511 441е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 442 085 кеше алган.

Фото: novostivoronezha.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: