Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2021, 13:35

Планның 80 проценты үтәлде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Планның 80 проценты үтәлде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

“Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. 2 003 946 кеше вакцинаның беренче компонентын алды. Без планның 80 процентын үтәдек. Әмма коллектив иммунитетны булдыру өчен тагын 480 мең кешегә прививка ясатырга кирәк. Шуңа күрә эшне дәвам итәбез һәм, әлбәттә, барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүне таләп итәчәкбез.

Үз сәламәтлекләренә генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә дә җаваплы караш күрсәткән республика халкына зур рәхмәт.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: вакциналау һәм кагыйдәләрне үтәү Башкортстанда үлем-китемне киметү тенденциясе барлыкка килүенә китерде. Бу хәл, шулай ук, ковид-авырулар өчен койка фондын 8 000нән 2 985 урынга кадәр киметергә мөмкинлек бирде. Бушаган урыннарны без башка авыруларны дәвалау өчен бүлдек”.

 

Автор:Ләйсән Якупова