+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2021, 15:20

Табибларга рәхмәтнең иң ихласы!

Бүген Уфада «Безнең хәстәрлек» проектының «Табибларга рәхмәт» акциясе кысаларында «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров 1нче поликлиниканың медицина хезмәткәрләре белән очрашты һәм тонометрлар, татлы бүләкләр тапшырды.  

Табибларга рәхмәтнең иң ихласы!
Табибларга рәхмәтнең иң ихласы!

Бүген Уфада «Безнең хәстәрлек» проектының «Табибларга рәхмәт» акциясе кысаларында «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров 1нче поликлиниканың медицина хезмәткәрләре белән очрашты һәм тонометрлар, татлы бүләкләр тапшырды.

«Авыр хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле табиблар, – диде Рөстәм Әхмәдинуров. - Пандемия шартларында зур җаваплылык нәкъ менә сезнең – медицина учреждениеләре, дәваханәләр һәм вакциналау пунктлары хезмәткәрләре иңенә төшә. Без аңлыйбыз, сез физик яктан гына түгел, әхлакый яктан да арыгансыз, шуңа күрә «Табибларга рәхмәт» акциясе кысаларында һәм волонтерлар эше нәтиҗәсендә без сезгә игътибар итәргә тырышабыз».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Уфаның 1нче поликлиникасы Башкортстан Республикасында вакциналанучы гражданнар саны буенча беренче урынны алды. 2020 елның декабреннән бирле инде 45 меңнән артык кеше биредә прививка ясаткан. Хәзер дүрт мобиль вакциналау пункты эшли, шуларның берсе өлкән яшьтәге гражданнар өчен Өченче буын халык университеты базасында “Бердәм Русия” белән берлектә ачылган.

«Әлеге махсуслаштырылган пунктта бер ай эшләү дәверендә без 1600дән артык өлкән кешегә прививка ясадык. Рәхмәт, "Бердәм Русия" безнең хезмәткәрләр өчен шартлар тудырды. Безнең пациентлар өчен процедура кабинетын, көтү залын һәм ял бүлмәсен зоналау, волонтерлар тарафыннан өлкәннәрне вакциналау пунктына алып килүгә һәм анкета тутыруга, бүләкләр тапшыруга зур игътибар бирелә. Бу факторлар өлкән яшьтәге халык арасында вакцина ясатуның яхшы темпларына китерә", - дип билгеләде 1нче поликлиника җитәкчесе Лариса Әскарова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: