+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2021, 14:20

Якташларыбызның 2 миллионнан артыгы вакциналанды!

COVID-19дан Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше вакциналанган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.  

Якташларыбызның 2 миллионнан артыгы вакциналанды!
Якташларыбызның 2 миллионнан артыгы вакциналанды!

COVID-19дан Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше вакциналанган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

— Ике миллион кешене вакциналау үрен уздык. Әмма безнең алда Башкортстан халкының 80 процентын вакциналау бурычы тора, ә бу - 2 484 667 кешене вакциналау. Ягъни прививканы тагын 480 меңгә якын кеше ясатсын иде. Шул очракта гына без күмәк иммунитетка ирешә алачакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Без вакциналанмаган кешеләр өчен чикләү чаралары күрдек, алар кайчак канәгатьсезлек уята. Әмма без бу чараларның уңай нәтиҗә бирүен күрәбез, чөнки кешеләр безне ишетә, үз сәламәтлекләренә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы караш күрсәтә. Гомумән алганда, без республикада коронавирус буенча хәлне тотрыклы дип бәялибез. Алга таба да билгеләнгән кагыйдәләрне һәм санитар нормаларны үтәү мөһим.

Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәк барлыгы вакцинаның 2 514 683 дозасын алган. 2нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 2 003 946 кеше прививка ясаткан. 1 756 170 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бу — вакциналанырга тиешлеләрнең 80,7 һәм 70,7 проценты дигән сүз. Прививка ясату кампаниясе темплары буенча лидерлар — Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Чакмагыш һәм Уфа районнары, анда вакциналанырга тиешле халыкның 100 проценттан артыгы прививка ясаткан да инде. Вакциналауның түбән темплары – Сибайда, Белорет һәм Бөрҗән районнарында.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиника регистратурасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып 183 вакциналану пунктында ясатырга була.

Киңәшмәдә күтәрелгән актуаль мәсьәләләр турында тулырак укыгыз: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/147665.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: