-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 декабрь 2021, 16:30

37 якташыбыз вафат, 98е авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 108 356га җитте. Тәүлек эчендә тагын 660 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

37 якташыбыз вафат, 98е авыр хәлдә...
37 якташыбыз вафат, 98е авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 108 356га җитте. Тәүлек эчендә тагын 660 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 517 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 316 пациент 60 яшьне үткән. 98 кеше авыр хәлдә, 13е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

6 922 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 870 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 661 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны– 97 263.

COVID-19 тагын 37 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 3 654кә җитте. Аларның 3 269ы 60 яшьне узган булган.

65 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 73 кеше пневмониядән савыккан.

План буенча Covid-19дан республикада 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).

1 компонент белән 2 014 556 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 81,1 проценты). 1 772 654 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 71,3 проценты). Бер тәүлектә 27 094 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 10 610, 2 компонент белән - 16 484).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 519 009ы 1 компонент белән вакцналанган, ике компонентны да 452 862 кеше алган.

Фото: khab-vesti.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: