+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 декабрь 2021, 09:45

“Омикрон” безгә яныймы?

COVID-19дан Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше вакциналанган. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.  

“Омикрон” безгә яныймы?
“Омикрон” безгә яныймы?

COVID-19дан Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше вакциналанган. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

– Без 2 миллион кешене вакциналау үрен уздык. Әмма безнең алда Башкортстан халкының 80 процентын вакциналау бурычы тора, ә бу – 2 484 667 кеше дигән сүз. Ягъни прививканы тагын 480 меңгә якын кеше ясатырга тиеш. Шул очракта гына без күмәк иммунитетка ирешә алачакбыз, – диде ул. – Без вакцина ясатмаган кешеләр өчен чикләү чаралары күрдек. Бу чараларның уңай нәтиҗә бирүен күрәбез, чөнки кешеләр безне ишетә, үз сәламәтлекләренә һәм тирә-яктагылар сәламәтлегенә җаваплы карый. Гомумән алганда, без республикада коронавируска бәйле хәлне тотрыклы дип бәялибез. Арытаба да билгеләнгән санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Радий Хәбиров 1 декабрьдә вакциналанмаган кешеләр өчен яңа чикләүләр үз көченә керүен искәртте. Хәзер кунакханәләргә COVID-19га каршы вакцина ясату турында сертификат, алты ай элек коронавирус кичерү турында белешмә яисә ПЦР тикшеренүенең кире нәтиҗәсен күрсәтеп, прививка ясатуга каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә белән генә урнашырга мөмкин. Киңәшмәдә катнашучылар кунакханә оешмаларының бу таләпләрне ничек үтәве турында фикер алышты.
Шулай ук, 18 декабрьдән башлап, республика буенча баш санитар табиб­ның карары нигезендә, эш бирүчеләр вакцина ясатмаган хезмәт­кәрләрне эш хакын түләмичә эш урынына кертмәскә хокуклы.
Оператив штаб утырышында, шулай ук, дөньяда баш калкыткан яңа коронавирус штаммы – “омикрон” таралуга бәйле хәл турында фикер алыштылар. “Роспотребнадзор” хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үтүенчә, COVID-19ның бу төре бик тә йогышлы. Шул ук вакытта Русиядә әлегә “омикрон” штаммы белән зарар­лануның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Коронавирусның яңа төре таралуга бәйле өстәмә санитар чаралар турында федераль оператив штаб утырышында фикер алышырга планлаштыралар.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел чараларын үткәрү планнары турында сөйләде.
Балалар бакчаларында бәйрәм иртәләре аерым төркемнәрдә генә узачак. Ата-аналар аларда вакцина ясату яисә коронавирус кичерү турында тиешле QR-код күрсәтеп катнаша алачак.
Мәктәпләрдә Яңа ел чыршылары аерым сыйныфлар өчен оештырылачак. Гомуммәктәп бәйрәмнәре үткәрелмәячәк.
Шул ук вакытта муниципалитетларда 24 декабрьдә ачык һавада мәктәп укучылары өчен Яңа ел чаралары узачак. Аларда уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр Башкортстан Башлыгы исеменнән бүләкләр алачак. Республика буенча алар – 780 бала.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников хәбәр итүенчә, сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле балалар өчен шәһәр һәм районнарда мобиль бригадалар оештырылачак. Алар балаларны өйләренә барып котлаячак.
Утырыш ахырында Радий Хәбиров санитар-эпидемиологик нормаларның һәм вакциналанмаган халык өчен чикләүләр үтәлешен контрольдә тотуны тагын да ныграк көчәйтергә кушты.

* * *
Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларга багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды. Анда коронавирусның яңа “омикрон” штаммы турында да сүз булды.
Брифингта билгеләнүенчә, Көньяк Африка Республикасында, Ботс­ванада һәм Африканың кайбер башка ил­ләрендә коронавирусның яңа B. 1.1 529 штаммы ачыкланды. 26 ноябрьдә, җомга көнне, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу мутацияне борчуга сала торган яңалык дип таныды һәм аны грек хәрефе белән “омикрон” дип билгеләде. Экспертлар аңлатуынча, хәрефләр белән барлык штаммнар да түгел, ә клиник әһәмияткә ияләре генә билгеләнә. 29 ноябрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге мутациянең дөньяда таралу ихтималы югары булуын исбатлаган доклад тәкъдим итте. Оешмада моның авырулар санының җитди артуына китерәчәген билгелиләр.
Европада бу штаммны беренче йоктыручылар ачыкланган да инде. Алар Бельгиядә, Бөекбританиядә, Германиядә һәм Израильдә теркәлгән. Соңгысы бу уңайдан дәүләт чикләрен япты. Штамм Италиядә дә табылган: урындагы Сә­ламәтлек саклау министрлыгы “омикрон”ның, “дельта”дан аермалы буларак, зур таралу сәләтенә ия булуын белдерде.
Бу штамм безгә дә килә ала. Шуңа күрә эпидемиологик саклану чараларын үтәү, иң беренче чиратта Covid-19дан вакциналану бик мөһим. Бу инфекция чылбырын өзәргә һәм вирусның мута­цияләнүен кисәтергә ярдәм итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: