+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 декабрь 2021, 17:45

COVID-19 тагын 36 якташыбызның гомерен алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 109 009га аҗитте. Тәүлек эчендә тагын 653 кешедә инфекция ачыкланды.

COVID-19 тагын 36 якташыбызның гомерен алып китте...
COVID-19 тагын 36 якташыбызның гомерен алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 109 009га аҗитте. Тәүлек эчендә тагын 653 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 490 кеше дәвалана, алар арасында 322 пациент 60 яшьтән өлкән.
98 кеше авыр хәлдә, 12се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 913 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 851 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 653кеше савыккан. Барлыгы ковидны җиңүчеләр саны 97 916га җитте.
COVID-19 тагын 36 якташыбызның гомерен алып китте. Вафат булучылар 3 690га җитте. Аларның 3 305е 60 яшьне узган булган.
67 кешегә пневмония диагнозы куелган. 69 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 637 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 025 574 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 81,5 проценты). 1 788 593 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (72 проценты).
Бер тәүлектә вакциналанучылар - 26 957 (беренче компонент белән - 11 018, икенче компонент белән - 15 939).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 522 316сы беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 457 467 кеше алган.

Фото: v-kurse.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: