+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2021, 14:45

2 миллионнан артык кеше вакциналанган

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үз илебездә җитештерелгән 2 637 758 доза вакцина алган.  

2 миллионнан артык кеше вакциналанган
2 миллионнан артык кеше вакциналанган

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үз илебездә җитештерелгән 2 637 758 доза вакцина алган.

6 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 2 031 793 кеше прививка ясаткан. 1 798 259 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бу - вакциналанырга тиешле халыкның 81,8 һәм 72,4 проценты дигән сүз. Бу хакта атна саен үткәрелә торган бүгенге оператив киңәшмәдә сүз барды, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Башкортстан Хөкүмәте Вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 6 декабрьгә республикада коронавирус белән авыручылар саны 110 282 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 632 яңа очрагы расланган. Барлыгы 99 209 кеше сәламәтләнгән, шуларның 639ы – узган тәүлектә.

Табиблар COVID-19га 4,9 миллионнан артык тест ясаган. Төбәктә йогышлы авырулар өчен 2800 койка җәелдерелгән. Буш койка фонды 30 процент тәшкил итә. Максим Забелин ассызыклавынча, ковид-госпитальгә әйләндерелгән дәваханәләр план буенча гадәти эшләренә кайта.

— Без коронавирустан үлем очракларының сизелерлек кимүен күрәбез. Сәламәтлек саклау системасына пандемия белән бәйле йөкләнеш сизелерлек кими, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Димәк, әлеге хәлдә без кабул иткән чаралар дөрес.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/147731.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: