+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2021, 14:50

81кеше авыр хәлдә, 36 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 110 282гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 632 кешедә инфекция ачыкланды.  

81кеше авыр хәлдә, 36 якташыбыз вафат...
81кеше авыр хәлдә, 36 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 110 282гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 632 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 450 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 296 пациент 60 яшьтән өлкән.
81кеше авыр хәлдә, аларның 8е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 859 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 661 пациент 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 639 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 99 209.

COVID-19 тагын 36 якташыбызның гомерен алып китте. Пандемия башыннан алып республикада 3 764 кеше бу инфекциядән савыга алмады. Аларның 3 377се 60 яшьне узган булган.

59 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 54 кеше аннан савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш. Башкортстанга Covid-19дан 2 637 758 доза вакцина кайтарылган.

1нче компонент белән 2 031 793 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 81,8 проценты). 1 798 259 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 72,4 проценты).

Бер тәүлектә 6 351 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 393, 2нче компонент белән - 3 958 кеше).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 524 156сы 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 460 203 кеше алган.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: