-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2021, 16:21

"Халыкка медицина ярдәме кимергә тиеш түгел..."

Русия Президенты Владимир Путин волонтерлар белән очрашу вакытында белдергәнчә, медицина ярдәме пандемия чорында да кимергә тиеш түгел.

"Халыкка медицина ярдәме кимергә тиеш түгел..."
"Халыкка медицина ярдәме кимергә тиеш түгел..."
"Халыкка медицина ярдәме, шул исәптән табиб-белгечләр ягыннан, хәтта пандемия вакытында да кимергә тиеш түгел", - дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.

Шушы көннәрдә дәүләт башлыгы "Без бергә" халыкара премиясе лауреатлары белән аралашты. Волонтерлар белән аралашу барышында Президент аларга сораулар бирде, аерым алганда, аларның педиатрияга карата фикерләре белән кызыксынды.

"Пандемия чорында стационарларда профильле табибларның йөкләнеше артык булганда башка авыруларны дәвалау буенча да ярдәм кимемәсен иде, бигрәк тә белгечләр линиясе буенча", - диде Владимир Путин.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: