Документның яңа редакциясе нигезендә, мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы COVID-19 диагнозы белән расланган, шулай ук алар белән элемтәгә кергән кешеләргә карата билгеләнә. Бу карар соңгы алты ай дәвамында коронавируска каршы вакциналануның тулы курсын узган, яки бу вакыт эчендә коронавирус белән авырган, әмма аларда авыруның симптомнары булмаган кешеләргә карата каралмаган.
«Башавтотранс» предприятиесе, шәхси пассажир йөртүчеләр һәм такси хезмәтләре тәүлегенә кимендә ике тапкыр пассажир салоны өслекләрен махсус препаратларны кулланып дезинфекцияләргә, шулай ук пассажир салонының идәнен юарга тиеш.
Тимер юл, автовокзалларда, аэропортларда, елга портларында кеше куллары тигән өслекләрне, шулай ук идәнне дымлы чүпрәк белән юарга кирәк.
Хәрби хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзалары һәм Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең гражданлык персоналына хәрби-медицина оешмасы тарафыннан кәгазь рәвештә бирелгән COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, соңгы алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында, яки прививкага каршы медицина күрсәтмәсе күрсәтергә рөхсәт ителә.