+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2021, 17:30

8 меңгә якын өлкән кеше вакциналанган

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәннәр өчен вакциналау пунктлары үз эшен дәвам итә. Эш 28 октябрьдән «Бердәм Русия» партиясенең «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе кысаларында оештырылды.  

8 меңгә якын өлкән кеше вакциналанган
8 меңгә якын өлкән кеше вакциналанган

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәннәр өчен вакциналау пунктлары үз эшен дәвам итә. Эш 28 октябрьдән «Бердәм Русия» партиясенең «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе кысаларында оештырылды.

Бу чорда пунктларда барлыгы 7928 кеше прививка ясаткан. "Аерым пунктларны булдыруның төп максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга прививкаларны мөмкин кадәр уңайлы һәм хәвефсез ясау мөмкинлеген тәэмин итү. Коронавирус пандемиясе чигенми, шул ук вакытта нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр аеруча хәвеф төркемендә", – дип билгеләп үтте «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Мельников.
Бүгенге көндә коронавирустан вакцина ясауның махсус пунктлары республиканың һәр шәһәрендә һәм районында диярлек ачылды. Мисал өчен, Ишембай районында бу пунктта 1372 пенсионер прививка ясаткан инде. Акцияне «Бердәм Русия» партиясе депутатлары да хуплады.
«Әлеге акциягә шулай ук урындагыСовет депутатлары – «Бердәм Русия» партиясе фракциясе әгъзалары арасыннан хәйриячеләр дә җәлеп ителде. Алар җыйган акчага сәламәтлек һәм шәхси гигиена өчен товарлар сатып алына, алар «Сәламәтлек посылкасы» рәвешендә тапшырыла. «Безнең хәстәрлек» автоволонтерлары тарафыннан вакциналау пунктына мөмкинлекләре чикле гражданнарны китерү дә оештырылды», – дип сөйләде «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Рәшидә Зиннәтуллина.
Ишембай вакциналау пунктында «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе гамәлдә булган чорда коронавирустан прививка ясаткан пенсионерларга 150дән артык «Сәламәтлек посылкасы», антисептик һәм йөз пакет битлек бирелгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: