+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2021, 17:25

Үтче инде, ковид афәте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 110 906га җитте. Тәүлек эчендә тагын 624 кешедә инфекция ачыкланды.  

Үтче инде, ковид афәте...
Үтче инде, ковид афәте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 110 906га җитте. Тәүлек эчендә тагын 624 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 453 кеше ковидтан дәвалана, алар арасында 297 пациент 60 яшьтән өлкән.
96 кешенең хәле авыр, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппартына тоташтырылган.
6 828 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 622 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 626 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 99 835.
Бер тәүлектә COVID-19 тагын 26 якташыбызның гомерен алып китте. Барлыгы вафат булучылар саны 3 790га җитте. Аларның 3 401е 60 яшьне узган булган.
61 кешегә пневмония диагнозы куелган, 75 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча Covid-19дан республикада 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 661 758 доза вакцина кайткан.
Берерче компонент белән 2 038 768 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 82,1 проценты).
1 810 837 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 72,9 проценты).
Бер тәүлектә 19 553 кеше вакциналанган (беренче компонент белән - 6 975, икенче компонент белән - 12 578).
60 яшьтән өлкәннәр саны- 890 387.
Аларның 526 126сы 1 компонент белән вакциналанган, 2 компонентны да 463 784 кеше алган.

Фото: belgorod.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: