+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 декабрь 2021, 12:00

ПЦР-тест нәтиҗәсе 48 сәгать кенә гамәлдә була

Анализ нәтиҗәсеннән хәзер өч көн файдаланып булмаячак.  

ПЦР-тест нәтиҗәсе 48 сәгать кенә гамәлдә була
ПЦР-тест нәтиҗәсе 48 сәгать кенә гамәлдә була

Анализ нәтиҗәсеннән хәзер өч көн файдаланып булмаячак.

Русиядә ПЦР-тест нәтиҗәсе хәзер нибары 48 сәгать үз көчендә булачак.

Русия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының шундый карарына 4 декабрьдә кул куелды һәм ул хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«COVID-19га лаборатория тикшеренүенең полимерлы-чылбырлы реакция ысулы белән үткәрелгән тискәре нәтиҗәсенең гамәлдә булу вакыты COVID-19га лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсе вакытыннан 48 сәгать тәшкил итә", - диелә карарда.

Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: