Кушнаренко районының үзәк дәваханәсе терапевты, көндезге стационар мөдире Илмира Хөснетдинова — яшь табибларның берсе. Ул 2011 елда Башкорт дәүләт медицина университетының “Дәвалау эше” факультетын тәмамлап, туган районына эшкә кайткан.
— “Кызыл зона”да мин коронавирус инфекциясенең беренче дулкыныннан ук, — ди Илмира Фидрат кызы. — Дәваханәбездә 2020 елның апрелендә махсус бокс ачылды, шунда ковид йоктыручыларны кабул итәбез, анализлар алабыз. Районда ковид-госпиталь юк, таҗлы афәтне авыр кичерүчеләрне башкалага илтәбез.
Илмира Фидрат кызы, яшь булуына карамастан, хезмәттәшләре арасында күптән лаеклы абруй яулаган. Тирән белемле, һәрдаим камилләшү өстендә эшләүче табиб Уфадагы кардиоүзәктә укып та кайткан.
— “Авыл табибы” программасы буенча бер миллион сум алдым, бу акчаны төзелешкә салдык, тиздән өй туйлаячакбыз, — дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Илмира бәхетен туган ягында тапкан: ире Рөстәм икътисадчы, тату пар ике малай үстерә.
— Улыбыз Артурга — 8, Илдарга 5 яшь, — ди ул. — Алар белән бергәләп ял көннәрендә бассейнга йөрибез, кышын чаңгыда чыксак, җәен велосипедка утырабыз. Сәламәтлек адәм баласының иң зур байлыгы, аны яшьтән сакларга тырышырга кирәк.
Илмира Хөснетдинова эшендә намуслы хезмәткәр булса, гаиләсендә — хәстәрлекле хатын, яхшы әни һәм игелекле бала. Аның үз әнисе моннан берничә ел элек бик каты авырый башлап, аяксыз калган, урын өстендә генә.
— Әнигә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Була бит бернинди дәвалауга да бирешмәс диагнозлар. Аныкы шундый. Мәскәүгә дә алып бардык, алга китеш булмады. Җан җылыбыз, хәстәрлегебез белән тормышын күркәмрәк итәргә омтылабыз, — ди ул, күзләрендә чагылган йөрәк әрнүен яшерергә тырышып. — Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Алар безне, ике кызларын, җил-яңгыр тидерми үстерде, югары белем алырга, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте.
Илмира Фидрат кызы, һичшиксез, тормышта үз урынын тапкан шәхес. Район дәваханәсе коллективында аның хакында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Пациентлары да аны мактап туя алмый.
Буш вакыты аз, әлбәттә, табибәнең, әмма ул кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырыша, атлас тасмалардан, сәйләннәрдән күзнең явын алырлык картиналар чигә. “Бу эш җанымны тынычландыра, яшәешнең матурлыгын ныграк тоемларга ярдәм итә”, — ди ул. Изге һөнәрен йөрәк кушуы бенча сайлап, җиңел булмаган эшен намус белән башкаручы белгечкә уңышлар телик!
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Фото: М.Латыйпова